Аллага шөкер!
Ризван Хәкимов көе, Рамил Чурагулов сүзләре
Бер максатсыз, гел заяга
Узмасын гомер.
Исәнмесез, яшибез без,
Аллага шөкер!
Кайгы белән, шатлык белән
Уза бу гомер.
Без бит бергә - шунсы шатлык,
Аллага шөкер!
Алла бирсә, җырларбыз без,
Узганчы гомер.
Исәнмесез, җырлыйбыз без,
Аллага шөкер!
"Туганнар".
Альфред Якшимбетов көе, Мирһади Разов сүзләре
Сайрый бер кош моңсу йөрәккә,
Чайкала дус оя, тирәктә.
Чит җирләргә таралдык туганнар
Араларда кырлар, ураманнар.
Кайларда соң сез, газиз булганнар,
Җан тарта, кан тарта сезгә туганнар.
Су сипмәгәч гөлләр сулганнар
Туганлыкны саклыйк туганнар.
Яшик һәр чак хәлләрне белешеп,
Туган йөртка кайтып, белешеп.
Кайларда соң сез, газиз булганнар,
Җан тарта, кан тарта сезгә туганнар.
Тормыш юлын каплый томаннар
Шул чак бер сүз җитә туганнар.
Авыр чакта килик без ярдәмгә
Бергә булыйк эштә, бәйрәмдә.
Кайларда соң сез, газиз булганнар,
Җан тарта, кан тарта сезгә туганнар.
Буду очень благодарен если поддержите мой канал. Сбербанк 4276 6200 1095 5007 . Яндекс кошелёк 410011477159125. PayPal sii-6791@mail.ru . Я благодарен всем людям, которые подписались на канал, спасибо вам большое!!! Мне очень приятно видеть ваши положительные отзывы и теплые слова. Спасибо вам за активное участие в жизни канала. Если Вас заинтересовала песня ,а нот нигде нет , обращайтесь в мою группу контакте. vk.com/tatarnotes. Моя страница в контакте vk.com/id68060534
Негізгі бет "Аллага шокер", "Туганнар'. Из репертуара Салавата Фатхутдинова.
Пікірлер: 50