Тәрбия буенча эксперт, тәҗрибәле педагог-психолог Евгений Исаченко (Женя абый) гимназиябездә югары сыйныф укучылары белән очрашты.
Яшүсмерләрне борчыган темаларга психолог белән ачыктан-ачык сөйләшү, аралашу беркемне дә битараф калдырмады.
Женя абый - легендар педагогика классигы Шалва Амонашвилиның сертификатланган шәкерте, "гуманлы педагогика Рыцары" исеменә ия, Белорус гуманлы педагогика үзәге рәисе. Ул шулай ук ата-аналар мәктәбе җитәкчесе, күпсанлы белем бирү программаларын (шәхси мәктәп, фестивальләр, социаль проектлар, гаилә лагерьлары) оештыручы, гаиләләргә ярдәм күрсәтүче консультант.
Негізгі бет Евгений Исаченко:"ҮЗ ЮЛЫҢНЫ НИЧЕК САЙЛАРГА?"
Пікірлер