15 май - илебездә Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә.
Шул уңайдан, Галия Кайбицкая музеенда җылы очрашу үтте. Әлеге очрашуда катнашучыларны бәйрәм белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде. Анда башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, архив бүлеге начальнигы Резеда Гайнутдинова да катнашты.
Альберт Илгизәрович шундый эчтәлекле, күркәм очрашуны оештыручыларга, килгән кунакларга олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырды. Музей директоры Чулпан Камалиева Гаилә елында мондый чараларны әле тагын үткәрәчәкләрен әйтте.
Очрашуның кунаклары - Татарстанның архив эшләре буенча дәүләт комитеты республикадагы гаиләләр арасында оештырган «Без тарихта эзлебез» шәҗәрәләр фестивалендә соңгы биш елда район данын яклап чыгыш ясаган гаиләләр. Алар - Бәрлебашыннан Алсу һәм Илдар Әскәровлар, Борындыктан Латыйфа, Гарифулла оныклары - Рушания Лотфуллина (Олы Кайбычта яши), Рәмзия белән Рамил Гарифуллиннар, кызлары Энҗе Мингалиева, Олы Кайбычтан Энҗе һәм Ленар Баһавиевлар, Гөлсем һәм Фәнил Гарәфетдиновлар, Айсылу һәм Бәхтияр Нигъмәтуллиннар гаиләләре. Бу матур гаилә парлары үзләре, гаилә традицияләре белән таныштырды, концерт номерлары башкарды.
Негізгі бет Галия Кайбицкая музеенда Халыкара Гаилә көнен билгеләп үттеләр
Пікірлер