Газиз халкым !
Бу күпәнге видео булса да, карагызәле Халык санын алу бара. Интернет, Госуслуги аша аны 14 ноябрьгә генә кадәр узып була. Шуңа бу көннәрдә тиз генә үзебезне татар дип, телебезне татар дип яздырып чыгарыйк әле. Хәзер аңлатам. Госуслуги сайтына керәсез, ул хәзер һәрбер кешедә бар. Шунда «Всероссийская перепись населения» дигән әйберне табасыз. Күренеп тора ул. «Заполнить переписной лист» дигән сүзгә басасыз да кирәк бит ачыла. Переписьне нинди телдә узу мөмкинлеге дә бар. Урысча да, татарча да җавап биреп була, телне татар дип сайласагыз перепись сораулары татарча язылган була. Без, татарлар, нәрсәгә игътибар итәбез? 13 пункт. «Какими языками вы владеете?», «Сез башка тагын нинди телләрне беләсез» дигәнгә "Татарский" яки "татар" дип язарга кирәк. Шунда ук көндәлек тормышта кулланам дигән тәрәзәгә билге куярга кирәк. Исәнмәсез, рәхмәт дигән сүзләрне генә белсәгез дә барыбер "владею татарским" дигәнне билгеләргә кирәк. 14 пункт. "Какой ваш родной язык?", "Сезнең туган телегез нинди?" Монда "Татар теле, татарский язык" дип язарга кирәк. 16 пункт. "Какая ваша национальность?". "Милләтегез нинди?" "Татарка, татарин, татар" дип языгыз. Бернинди дә мишәр, типтәр, себер татары дип язмыйбыз. Татар и все, бетте-китте. Калган пунктларны үзегез карап бетерегез. Татар булып язылыйк, татар булып калыйк. Татарлар бердәм, без күп, телләрен саклыйклар икәнен күрсеннәр! Кемдә дә кем госуслуги аша уза алмый икән, өегезгә переписчик килергә тиеш. Аның да шушы пунктларны дөрес итеп язуын карап торыгыз. Дөрес итеп сакласын. Переписчик килмәгән икән, махсус перепись ала торган урыннар бар, район администрациясенә шалтыратыгыз, переписчикны йә үзегез чакыртыгыз вакытын билгеләп, йә үзегез алар әйткән адрес буенча барыгыз. Бу перепись татарлар өчен кирәк, безне азайтып күрсәтмәсеннәр өчен. Башкортстан татарлары, үзегезне башкорт, мишәр дип яздыртуга юл куймагыз. Бернини дә северо-западный диалектлар юк, татар теле генә бар.
#фирдустямаев #безнентямай rusminnikhanov tatarcongress tatarstan. news tvtnv nurlat_tatarstan intertat. tatar akcharlak_official azatliq
05/11/2021, 10:38:38
Негізгі бет Газиз халкым! Бу күпәнге видео булса да, карагызәле Халык санын алу бара.
Пікірлер: 4