Народная артистка России, Республики Татарстан и Башкортостан - Хания Фархи!
Хәния Фәрхи - Сәхрәләргә чыксаң
Сәхрәләргә чыксаң, ялгыз йөрмә,
Ялгызлык ул сагыш юлдашы.
Яннарыңда үзе булмаса да,
Уйларыңда булсын җанашың.
Кушымта:
Сәхрәләргә чыксаң, җырлар җырла,
Тыңлаучысы сайрар кош булыр.
Моңнарыңнан җаның җиңеләер,
Йөрәк әрнүеңә хуш булыр.
Сәхрәләргә чыксаң бик моңайма,
Кайгы күрдем, диеп, артык та.
Ник әйтәсең, әнә, җилләр әйтә -
Ят итмәде сине шатлык та.
Кушымта:
Сәхрәләргә чыксаң, җырлар җырла,
Тыңлаучысы сайрар кош булыр.
Моңнарыңнан җаның җиңеләер,
Йөрәк әрнүеңә хуш булыр.
Сәхрәләргә чыксаң, чәчләреңне
Йомшак сыйпап саба җил исәр.
Гомеркәйләр зая үтте, димә -
Син сәламәт әле, мин исән!
Кушымта:
Сәхрәләргә чыксаң, җырлар җырла,
Тыңлаучысы сайрар кош булыр.
Моңнарыңнан җаның җиңеләер,
Йөрәк әрнүеңә хуш булыр.
Негізгі бет Хания Фархи - Сахраларга чыксан
Пікірлер