Хуш инде, мәңгегә
Хуш инде, мәңгегә Хуш инде.
Китә яз, китә наз - Кыш инде.
Тагын бер текәлеп Карыймчы:
Рәсемеңне күңелемә Алыймчы.
Ул китә, мәңгегә Дип китә.
Соң килде мәхәббәт, -Ник китә?
Чаналар кузгалып Киттеләр,
Йөрәкне өздереп Үттеләр.
Эзләрен кар-буран Сылады.
Юлларга җил ятып Елады.
Хуш инде, мәңгегә Хуш инде.
Үтте яз, буранлы Кыш инде.
Негізгі бет Хуш инде. Татарский по-песням.
Пікірлер: 12