Татар җыры - "Киек казлар" Мостафа Ногман сүзләре, Рөстәм Яхин көе
Татарская песня - "Дикие гуси" слова Мустафа Ногман, музыка Рустем Яхин
Текст:
Киек казлар китә җылы якка
Төркемнәре белән гел бергә;
Казлар китә, ә без якын дуслар -
Сагынышып килдек күрешергә.
Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.
Язгы күкрәү, тәүге шашкын хисләр...
Шат кичләрне искә кем алмас?
Саф хыяллар белән беркетелгән
Яшьлек дусларыбыз югалмас.
Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.
Киек казлар китә каңгылдашып,
Ямансулап кала күңелләр.
Казлар кайтыр, ләкин кире кайтмас
Без кичергән матур бу көннәр.
Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.
Перевод на русский язык:
Дикие гуси улетают в теплые края
стаями все время вместе;
Гуси улетают, а мы близкие друзья -
Скучая пришли увидиться.
Гуси летят в небесах,
Очерчиваясь остаются синие дороги;
Как гуси пролетают, выстраиваясь пролетают
Незабываемые годы молодости.
Весенний гром, перые бурные чувства...
Весёлые вечера кто в памяти не примет?
Чистыми мечтами запечатлевшись
Молодость, мои друзья, не потеряется .
Гуси летят в небесах,
Очерчиваясь остаются синие дороги;
Как гуси пролетают, выстраиваясь пролетают
Незабываемые годы молодости.
Дикие гуси улетают гогоча,
Грустя остаются души.
Гуси вернутсяся, но обратно не вернутся
Нами прожитые прекрасные эти дни.
Гуси летят в небесах,
Очерчиваясь остаются синие дороги;
Как гуси пролетают, выстраиваясь пролетают
Незабываемые годы молодости.
Негізгі бет Ильнур Еникеев - Киек казлар (Телепроект народная сцена - Телеканал ТНВ)
Пікірлер: 5