#кукмара#татарскаямузыка#music#татарчакойлэр#татарча
Мингазов Азгам гармунда уйный./ Кукмара. Гөлшат Зәйнәшева сүзләре, Мәсгут Имашев көе.
Каршы ала, озатып кала
Поездларны Кукмара.
Поездлар ерак китсә дә,
Ерагаймасын ара.
Их, Кукмара, Кукмара,
Ерагаймасын ара.
Сагынырсың, саргаерсың,
Читләргә китеп кара.
Ярсып поездлар узганда
Тетрәп кала таулары.
Җәйге таңда үзәкне өзә
Сандугач сайраулары.
Их, Кукмара, Кукмара,
Ерагаймасын ара.
Сагынырсың, саргаерсың,
Читләргә китеп кара.
Туган җирнең бик күңелле
Бер төбәге Кукмара.
Кукмара кешеләренең
Эшләре гөрләп бара.
Их, Кукмара, Кукмара,
Ерагаймасын ара.
Сагынырсың, саргаерсың,
Читләргә китеп кара.
Негізгі бет Музыка Кукмара. Гөлшат Зәйнәшева сүзләре, Мәсгут Имашев көе. Жырнын сузлэре видео астынды.
Пікірлер: 2