Ваһапов фестиваленең кичә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәрендә үткән юбилей чарасы - 20 ел эчендәге иң җылы , иң рәхәт концертларның берсе булды.
Залны шыгрым тутырып килгән тамашачы Рәшит Ваһапов репертуарындагы һәр җырны ( ә бу чын мәгьнәсендәге классика!) тын да алмый тыңлады, кайнар алкышларга күмде . Затлы , зыялы тамашачы шул Ваһапов якташлары! 👍
Ә бу концертны оештыру эшләрен үз өстенә алган Сергач егетләре - Ирфан Шаипов һәм аның фикердәшләре Фаил Арифуллин, Ринат Мангушев, мәгьлүмати партнерларыбыз Олег Әндәрҗанов , Фәрит Аймалетдинов - татарның чын асыл егетләре ! Милләтне алар сүз белән генә түгел , конкрет эш, конкрет гамәл белән саклый, данлый , күтәрә.
Афарин, якташлар ! Рәхмәт сезгә!🤝🙏
Негізгі бет РӘХМӘТ, ЯКТАШЛАР!🙏
Пікірлер: 1