Салават Фатхетдинов
Текст
Төшемә керәсең таңнарда,
Хыянәт ачысы җаннарда.
Таптадың саф сөю хисләрен, хисләрен,
Нишләдең син иркәм, нишләдең?
Кушымта:
Былбыллар ник елый талларда,
Бер кем юк хәлемне аңларга?!
Уйнап ла җил керде арага,
Ни дәва табыйм соң ярама?
Әйттеңме үкенү сүзләрен,
Нәфрәттән яшь тулы күзләрем.
Кичермим мин сине, гомергә- гомергә
Янсам да, калсам да күмергә.
Кушымта
Бер кискән телемнәр ябышмый,
Өзелеп сөйгәннәр ялгышмый.
Вәгдәсен өзгәннәр кавышмый-кавышмый,
Моң иттең син минем язмышны.
Кушымта
Негізгі бет Музыка Салават Фатхетдинов - Хыянәт
Пікірлер: 20