Переходи на наши ссылки, там много интересного:
Ютуб-канал: @nurbay_24
ВК: vk.com/nurbay_...
Тг: t.me/nurbai24
________________________________________________________________
“Нурбай татар халык ашлары белән таныша” сәхифәсе🤗
Бу чыгарылышта кияү пилмәне пешерәбез! Татар халкында пилмән - бәйрәм көннәрендә һәм кунак чакырганда әзерләнә торган аш, аны һәрвакыт шулпа белән бирәләр. Пилмән белән кияүне һәм кияү егетләрен сыйлаганнар.
"Кияү пилмәне" рецепты:
1кг он
1 йомырка
1 бал кашыгы тоз
2 аш кашыгы сыек май салып әйбәтләп уасы.
Аннары 350 мл - 400 мл кайнар су салып камыр ясыйсы һәм пакетка салып 15-20 минут ял иттерәсе.
Эчлеге:1,2 кг иттарткычтан чыгарылган иткә 3 суган һәм сөттә җебетелгэн 1-2 кисәк батон телемен иттарткычтан чыгарып, тәменчә тоз, борыч салып яхшылап болгатасы.
Камырны юка итеп жәясе, аннан 3см диаметрлы тугәрәкләргә кисеп, уртасына әзер иттән эчлекне салып, пилмән бөгәсе.
Негізгі бет Кияү пилмәне
Пікірлер: 1